Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 112 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5600 кеше килгән, 6317 пассажир киткән.

13 нче майда республикада болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.  Җил көньяк-көнчыгыштан, көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Температура: +30..+35 °C.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International