Казанда онкодиспансерга тимер юл һәм автомобиль юлы аша җәяүлеләр юлы ачылды

8 май 2019 ел., чәршәмбе

        Җәяүлеләр юлы төзелеше буенча проект бәясе 101,7 млн сумнан артык тәшкил иткән.

        Бүген Казанда Республика клиник онкология диспансерына тимер юл һәм автомобиль юлы аша ябык җир өсте җәяүлеләр юлы ачылды. Аның төзелеше 2018 елда башланган иде. Проектның бәясе 101 млн 712 мең сум тәшкил иткән.

        Җәяүлеләр кичүе озынлыгы – 48 метр, ике баскыч юлы 25әр метр тәшкил итә. Киңлеге - 2,25 метр, биеклеге – 2,5 метр.

        24ешәр метрлы ике баскыч аралыгы схемасы тимер һәм автомобиль юллары аша пассажирларның куркынычсыз күчүе зарурлыгына бәйле. Шул ук вакытта тимер юл өстендә – 8,3 метр, автомобиль юлы өстендә – 5 метр ераклыктагы конструкцияләрне якынайту габариты үтәлгән. Эшләрнең генподрядчысы - "ТР күперләре" ҖЧҖ.

        2015 елда Республика онкология үзәге ачылды, шуңа бәйле рәвештә, Ометьево – Дәрвишләр аралыгында тимер юл аша пассажирлар агымы берничә тапкыр артты.

        Горький тимер юлы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында имзаланган беркетмә кысаларында җәяүлеләр күпере төзү паритет нигезләрендә башкарылды.

        Бүген объектны ачу тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

 

Игорь Степанов фотосы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования