Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә юл эшләре сезоны башланды

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елда Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендә юл эшләре чорында 45 км юлны ремонтның барлык төрләре белән яңарту планлаштырыла. План-кисәтү эшләре 142,6 км юлда башкарылачак.

Круглое Поле-Яр Чаллы, Акбаш-Аккүл, Бөгелмә-Базаровка участокларында капиталь ремонт үткәреләчәк. Юловка-Глотовка, Лаеш-Ульяновск-3, Ульяновск Центральный-Ак Чишмә, Дымка-Полтавка, Ватан-Минибаев юнәлешләрендә рельслар алмаштырылачак. Круглое Поле, Аккүл, Бөгелмә һәм Биклән станцияләрендә 19 стрелка күчерү җайланмасы алмаштырылачак.

Юл эшләре вакытында поездлар хәрәкәтенең махсус графигы эшләнгән, ул йөк ташу процессын өзеклексез башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Төзекләндерү һәм юлны яңарту буенча масштаблы кампания ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Планлаштырылган юл эшләрен сыйфатлы башкару магистральнең үткәрүчәнлеген, поездлар хәрәкәте тизлеген арттырырга, тимер юл транспортында йөрүнең куркынычсызлыгын һәм пассажирларның уңайлы сәяхәтен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International