1 марттан пассажирлар ташуны җайга салу өлешендә законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында пассажирлар ташуны җайга салу өлешендә законнардагы үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе узды.

Анда идарә башлыгы – ТР буенча дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы идарәсе башлыгы Алексей Сидоров катнашты.

Б. Смирнов хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 мартыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына пассажирларны һәм башка затларны автобус белән ташу эшчәнлеген лицензияләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде. Хәзер, закон нигезендә, пассажирлар йөртү һәм башка затларны автобус белән йөртү эшчәнлеген лицензияләү зарур. Лицензияләү янгын саклау, ашыгыч медицина ярдәме, полиция, авария-коткару хезмәтләре, хәрби автомобиль инспекциясе, куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органы, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү органнары автобуслары тарафыннан башкарыла торган йөртүләргә, шулай ук гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын кулланмыйча гына башкарыла торган автобусларда йөртүләргә карата гамәлгә ашырылмый.

Барлык башка очракларда лицензияләү таләп ителә.

Лицензияләр реестрына кертелмәгән транспорт чараларын кулланып даими автобус йөртүләрне башкару тыела. Әлеге җитешсезлек өчен гражданнар һәм вазыйфаи затлар өчен административ штраф - 50 000 сум, шәхси эшмәкәрләр өчен - 100 000 сум һәм юридик затлар өчен 400 000 сум каралган.

Лицензия кабат булмаганда шул ук штрафлар кулланылачак, ләкин транспорт чарасын конфискацияләү белән, яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору күздә тотыла.

Лицензия алган вакытта, шулай ук, лицензион таләпләрне лицензиатлар тарафыннан үтәмәү ихтималларыннан (административ җәза билгеләү турында карарлар; җинаять җаваплылыгына тарту турында суд карарлары) чыгып, хәвеф-хәтәр категориясе биреләчәк.

Лицензияле эшчәнлекне гамәлгә ашыруга кагылышлы барлык мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе рәсми сайтында урнаштырылган, дип билгеләп үтте Борис Смирнов.

Даими автобус йөртүне оештыруга килгәндә, Алексей Васильев сүзләренчә, 2019 елда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы муниципальара маршрутлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру турында таныклыклар алу хокукына ачык конкурслар уздыруны дәвам итәчәк. Конкурслар «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 26 декабрендәге 107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә үткәрелә.

Хәзерге вакытта 42 транспорт йөртүче 149 маршрутка хезмәт күрсәтә. Транспорт чаралары ГЛОНАСС җиһазлары белән тәэмин ителгән һәм министрлыкның ведомство геомәгълүмат системасына тоташтырылган. Система ярдәмендә муниципальара һәм шәһәрара пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы автобусларга мониторинг үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International