Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 5 апреле, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 148 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Республика юлларында 181 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 114.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2797 кеше килгән, 2797 пассажир киткән.

5 нче апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә урыны белән. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. һава температурасы 3-8 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International