Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.  

Республика юлларында 408 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 285.

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3297 кеше килгән, 3424 пассажир киткән.

26 нчы мартта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр, кайбер районнарда томан, җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр. Температура: +1...+6 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International