Россия тимер юллары май аенда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бушлай йөрү мөмкинлеген тәэмин итәчәк

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Россия тимер юллары холдингы май аенда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга Россия эчендә еракка йөрүче барлык поездларда хезмәт күрсәтүнең барлык класс вагоннарында (СВ һәм «Люкс»ны да кертеп) түләүсез йөрүләрне тәэмин итәчәк. Акция шулай ук ерак араларга йөрүче тиз йөрешле «Сапсан» һәм «Ласточка» поездларында йөрү өчен дә гамәлдә.

Һәр Бөек Ватан сугышы ветераны белән бер озата баручы бушлай бара ала.

Акция 2019 елның май ае дәвамында йөрү санын чикләмичә гамәлдә булачак.

Бушлай билетны ерак араларга йөрүче поездларга билет сата торган кассаларда пассажир шәхесен таныклаучы документ  һәм ташлама алу хокукын раслаучы документ (Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы, Бөек Ватан сугышы инвалиды таныклыгы яки «Ленинградны саклаган өчен»медале белән бүләкләү турында таныклык) нигезендә инде бүген үк алырга була.

Чит ил гражданнары өчен юл йөрү документларын рәсмиләштерү 1992 елның 1 гыйнварына гамәлдә булган форма буенча СССР тиешле органнары тарафыннан бирелгән таныклык күрсәтү буенча башкарыла.

Юл йөрү документларын рәсмиләштерү (резервлау, яңадан рәсмиләштерү, торгызу, кире кайтару) өчен җыемнар алынмаячак. Шулай ук Бөек Ватан сугышы инвалидларыннан һәм аларны озатып йөрүче затлардан сервис хезмәтләре, шул исәптән урын-җир кирәк-яраклары һәм туклану өчен түләү алынмаячак.

Ветераннарны каршы алу, утырту һәм аларга башка ярдәм күрсәтү өчен РТЮның барлык катнашы булган бүлекчәләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International