Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге юлларда 285 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Төнлә төбәк әһәмиятендәге юлларда 215 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. Махсус техниканың күбесе Алексеевск, Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында булды. 508 тонна ком-тоз катнашмасы, 6 тонна чиста тоз, 10 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелде. Хәзер юлларда 285 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.

Татарстанның «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортлары штат режимында эшлиләр. «Казан» аэропорты һава шартлары буенча 12.30 сәгатькә кадәр ябык, анда очып китү-утыру полосасын чистарту бара.

Тимер юл транспорты штат режимында эшли. Хәзерге вакытта муниципальара маршрутлардагы барлык автобуслар җәдвәл буенча хәрәкәт итә.

Төбәк автомобиль юлларында һава торышы үзгәрүне хәбәр итүче 56 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре конкрет нокталар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: фоторәсем, өслекнең торышы, юл температурасы.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт (тел. 291-91-91) эшли, ул автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.

Машина йөртүчеләр, тизлек режимын саклавыгызны, куркыныч маневрлар ясамавыгызны, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда дистанцияне һәм интервалны арттыруыгызны һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелып торуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International