Татарстанлылар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының иң мөһим бурычларын билгели ала

2019 елның 15 марты, җомга

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектының максатчан күрсәткечләренең мөһимлеге турында бөтенроссия сораштыру старт алды. Анда гражданнар сайтта bkdrf.ru (сораштыру бүлегендә) катнаша ала.

Россия субъектлары халкына илкүләм проектның максатчан күрсәткечләрендә чагылдырылган регионнарның транспорт инфраструктурасы үсешенең иң мөһим юнәлешләрен билгеләү тәкъдим ителде. Мәсәлән, ремонтланган юллар яки төбәк, федераль трассалар участокларының тыгызлык дәрәҗәсе кимү; юл хәрәкәте иминлеген арттыру яки тармакның технологик үсеше. Әһәмиятен бәяләү ун баллы шкала буенча башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты Россиянең 83 субъектында старт алды. Татарстанда проект өч агломерациядә – Казан, Чаллы шәһәрләрендә тормышка ашырыла. 2019 елда да Түбән Кама агломерациясе кушылды. Масштаблы юл кампаниясен финанслау федераль һәм төбәк бюджетларыннан гамәлгә ашырылачак.

Иң төп нәтиҗәләрнең берсе - агломерацияләр һәм төбәк трассаларының юл челтәре озынлыгы норматив хәлдә 85% ка кадәр һәм 50% тан артыграк булырга тиеш.

Тагын бер мөһим бурыч - юл хәрәкәте иминлеген арттыру. Шул исәптән юлларны төзекләндерү исәбенә светофор объектлары, коймалар урнаштырып, шулай ук фотовидеофиксация камералары һәм башка чаралар хисабына юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары санын ике тапкыр киметергә мөмкин булачак. Шулай ук илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсе аварияләр аркасында үлем-китемне 3,5 тапкыр киметү булырга тиеш.

Эшнең икътисадый нәтиҗәлелеген, ремонт сыйфатын һәм юл катламының озын гомерлелеген нәтиҗәле технологияләр һәм материаллар куллану хисабына арттыру планлаштырыла. Тармак өчен шундый иң яхшы карарлар реестрын төзү каралган. Илкүләм проект кысаларында төбәкләрдә юл эшчәнлеген гамәлгә ашыруга контрактлар өлеше 80% ка кадәр артырга тиеш.

Сорашып белешүнең беренче нәтиҗәләре бер айдан - 15 апрельдә билгеле булачак, тавыш бирүне 2019 ел дәвамында берничә мәртәбә үткәрү планлаштырыла. Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк.

 

Рәсемдә: Казанда проект кысаларында ремонтланган Павлюхин урамы участогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International