«Казан» аэропортында һава транспорты пассажирына беренче ярдәм күрсәтү буенча махсус укулар оештырылды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан» халыкара аэропортын Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерләү кысаларында тактик-махсус укулар уздырылды.  Укуларны оештыручылар - «Казан» халыкара аэропорты» АҖ һәм «ТР ССМ РКХ» ДАССОның Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге, «Ашыгыч медицина ярдәме» ДАССОсы, РФ ГТХМ Баш идарәсе, ТР ЭЭМ һәм башка хезмәтләр вәкилләре.

Укуларның төп максаты - аэропортта һава судносы бортында миокард инфаркты билгеләре булган авыруга беренче табиб ярдәме күрсәтү буенча чаралар оештыру. Оештыручылар шулай ук «Казан» халыкара аэропортының Һәлакәтләр медицинасы территориаль үзәкләре, ашыгыч һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары белән хезмәттәшлек планы үтәлешен, шул исәптән һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру чорында да тикшерү бурычын куйдылар.

Сценарий буенча, аэропортка Германиядән чемпионатта катнашучылар командасы белән борт килә. Һава транспорты командиры диспетчерларга хәбәр иткәнчә, бер пассажир үзен начар хис итә: йөрәк өлкәсендә сул кулына бирелгән көчле авыртуга зарлана. Бортында булган аптечканы кулланып бортпроводник беренче ярдәм күрсәтә. Бортка аэропортның сәламәтлек саклау хезмәткәрләре күтәрелә, табиб беренчел диагнозны тикшерә һәм билгели, реанимацион процедураларны гамәлгә ашыра һәм беренче медицина ярдәмен күрсәтә. Шуннан соң пассажирны ашыгыч ярдәм бригадасы медицина учреждениесенә илтә. Укулар реаль вакыт режимында барлык хезмәтләр хезмәткәрләренең эшен хронометражлау белән үткәрелде.

Катнашучылар аэропорт хезмәтләре һәм тиешле медицина оешмалары өчен оператив мәгълүмат бирү тәртибен, Казанда әһәмиятле массакүләм чаралар уздыру шартларында һава юллары пассажирында авыру барлыкка килү турында мәгълүмат алганнан соң гамәлләр алгоритмын эшләп үткәрделәр.

Тактик-махсус чаралар тиешле хезмәтләрнең үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә әзерлек дәрәҗәсен күрсәтергә һәм уңай бәяләргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International