Пост көннәрендә ерак араларга йөрүче поезд пассажирларына махсус меню тәкъдим ителде

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Бөек пост көннәрендә – 11 марттан 27 апрельгә кадәр «РТЮ» холдингының еракка йөрүче поездларындагы ресторан-вагоннарда һәм бистро-вагоннарда пассажирларга пост ризыклары тәкъдим ителә.

Пост менюсы хайван продуктлары кермәгән (ит, сөт, балык, йомырка) ризыклардан тора.  Пассажирларга яшелчә, ярма һәм гөмбәдән әзерләнгән беренче һәм икенче ашлар, шул исәптән яшелчә ашлары, төрле боткалар һәм салатлар тәкъдим ителә. Десертка җиләк-җимеш, соклар, шулай ук кәбестә, бәрәңге һәм гөмбә белән бәлешләр.

Махсус пост менюлары белән беррәттән пассажирлар традицион ашларга да заказ бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International