Комплекслы инфраструктура планы кысаларында Татарстанда транспорт үсеше программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Федераль дәрәҗәдә 2024 елга кадәр комплекслы инфраструктура планы расланган. Планга кертелгән мөһим проект булып «Соколка авылы тирәсендә Кама елгасы аркылы күпер аша чыгып Түбән Кама һәм Яр Чаллыны урау юлның төзелеше» тора, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2018 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча коллегиядә. Шәһәрләрне урап узу транзит йөкләренең бер өлешен күчерергә һәм транспорт юлын ким дигәндә 50 км га киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Федераль үзәк катнашында эре проектлар арасында шулай ук «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршруты составында «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлын төзү планлаштырылган. «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе төзелеш проектын әзерли.

Республика территориясендә автомобиль юлы участогын 3 федераль трасса тоташтырачак, бу транспорт агымнарын яңадан бүләргә мөмкинлек бирәчәк һәм кыска юл буенча Иннополисны Кама кластеры предприятиеләре белән тоташтырачак. Әлеге проектны гамәлгә ашыру Россиянең үзәк өлешендәге транзит потенциалын көчәйтәчәк.

Ленар Сафин 2019 елга Дәүләт компаниясе эшчәнлеге программасына Комплекслы инфраструктура планы нигезендә автомагистральне проектлау һәм төзү буенча чараларны кертергә тәкъдим итте. Ул республика территориясендә күпер аша чыгу юлы булган автомобиль юлының Казанның көньяк өлешенең аерым сегменты буларак кулланылырга мөмкин булуын билгеләп үтте.

 

Игорь Степанов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International