Ворлдскилс дөнья чемпионатының клиент төркемнәрен транспорт белән тәэмин итү өчен 15 беркетмә маршруты билгеләнгән

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Якын киләчәктә безнең өчен төп бурыч - Ворлдскилс дөнья чемпионатына транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру, дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар буенча коллегиядә. 

Транспорт планы кысаларында клиент төркемнәрен транспорт белән тәэмин итү өчен 15 беркетмә маршруты билгеләнгән. Пассажирлар йөртү өчен 226 автобус (202 туристик һәм 24 шәһәр тибындагы), 59 микроавтобус һәм 128 җиңел автомобиль җәлеп итү планлаштырыла.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» РФ Карары проектын эшләде. Документ нигезендә, 2019 елның 16-31 август көннәрендә катнашучылар белән аерым полосалар буенча автобуслар хәрәкәте рөхсәт ителә.

График нигезендә 12 меңгә якын кешедән торган клиент төркемнәре килүе һәм китүе көтелә.

Клиент төркемнәре килү көннәре - 17 һәм 19 август, китү көннәре - 28-29 август.

Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, аккредитацияләнгән затлар һәм волонтерлар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге, махсус транспорт карталары биреләчәк. Волонтерлар өчен 10 августтан 30 августка кадәр, катнашучылар һәм аккредитацияләнгән затлар өчен 15 августтан 30 августка кадәр бушлай йөрү мөмкин булачак. Бу максатларга 15,6 млн. сум каралган.

Волонтерларның, кунакларның һәм катнашучыларның РФ субъектларыннан Казанга һәм кире якка тимер юл транспортында ташламалы йөрүләрен оештыру өчен Россия тимер юллары белән 50 процентлы ташламалар бирү турында килешүгә ирешелгән.

23-26 август көннәрендә махсус төркемнәр - мәктәп, югары уку йортлары коллективлары өчен Казан ярминкәсе һәм Теннис академиясеннән автобус трансферлары оештырылачак. Шулай ук 6 вагоннан торган «Тимер юл вокзалы - Аэропорт» шәһәр яны электропоездлары белән дә трансфер планлаштырыла. Поезд һәр сәгать саен, тукталышсыз, 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр (16 пар поезд) йөриячәк. РФ субьектларыннан оештырылган төркемнәр составында чемпионатка 70 000 тирәсе кеше килер дип көтелә.

Барлык теләүчеләргә мөстәкыйль йөрү өчен тукталышлардан һәм метро станцияләреннән шаттллар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International