«Зөләйха күзләрен ача» нәфис фильмын әзерләү һәм төшерү чорында 8 февральдә 07.00 сәгатьтән 15 февраль 00.00 сәгатькә кадәр кайбер урамнарда транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Аерым алганда, Кремль урамы -Чернышевский урамыннан алып Беренче Май мәйданына кадәр (ике юнәлештә дә) һәм Миславский урамы - Кремль урамыннан Батурин урамына кадәр ябыла. Тиешле карарга ТР башкаласы Башкарма комитетында кул куелган.