Хәзерге вакытта республика әһәмиятендәге юлларда 471 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 320 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. Махсус техниканың күбесе Алексеевск (27), Әлки (19), Балтач (12) һәм Лаеш (15) районнарында эшләгән. 3040 тонна ком-тоз катнашмасы, 190 тонна чиста тоз һәм 62 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Хәзер юлларда 471 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.

Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. Тимер юл транспорты штат режимында эшли.

Бүген иртән Әлмәт, Арча, Баулы Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мөслим һәм Нурлат районнарында кайбер мәктәп автобуслары маршрутларга чыкмаган. Хәзерге вакытта барлык мәктәп һәм муниципальара автобуслар җәдвәл буенча хәрәкәт итә.

Төбәк автомобиль юлларында һава торышы үзгәрүне хәбәр итүче 56 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре конкрет нокталар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: фоторәсем, өслекнең торышы, юл температурасы.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт (тел. 291-91-91) эшли, ул автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.

Машина йөртүчеләр, тизлек режимын саклавыгызны, куркыныч маневрлар ясамавыгызны, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда дистанцияне һәм интервалны арттыруыгызны һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелып торуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International