Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 155 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 28 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2037 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 499 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 324.

Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2479 кеше килгән, 2058 пассажир киткән.

14 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -7 - -12 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International