Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

11 гыйнвар 2019 ел., җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2274 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 338 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 168.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2200 кеше килгән, 2058 пассажир киткән.

11 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан, төнлә көньяк-көнбатыштан, көндез көньяктан талгын җил. Температура: -9 - -14 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования