Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 152 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2233 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 500 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 327.

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3616 кеше килгән, 3940 пассажир киткән.

10 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Температура: -10 - -15 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International