Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 145 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 59 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2171 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 360 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 220.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3535 кеше килгән, 4058 пассажир киткән.

9 нчы гыйнварда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда кар, җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Температура: -10 - -15 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International