2019 елда Татарстан территориясендә шәһәр яны элемтәсендә халыкка су транспорты белән хезмәт күрсәтүне оештыру буенча конкурс узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2019 елда Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны элемтәсендә халыкка су транспорты белән хезмәт күрсәтүне оештыру буенча конкурс узды.

Конкурска Казан, Чистай һәм Яр Чаллының елга портларыннан халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру белән бәйле 3 лот куелган иде. Конкурста катнашу өчен 3 гариза бирелгән.

Гаризаларны бәяләү һәм чагыштыру нәтиҗәләре буенча Конкурс комиссиясе Казан һәм Чистай шәһәрләренең елга портларыннан халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру буенча конкурста җиңүче дип - «СК «Татфлот» АҖен, Яр Чаллы шәһәренең елга портыннан - «Яр Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International