Түбән Каманың экскурсион трамвае Яңа ел сезонын ачты

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада Яңа ел экскурсион трамвае йөри башлады.

Традиция буенча, Түбән Каманың «Горэлектротранспорт» предприятиесе хезмәткәрләре сезонны хәйрия спектакле белән ачып җибәрде. Быел Түбән Каманың начар ишетүче балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләр әкияти трамвайның беренче пассажирлары булды. Әкият геройлары белән бергә балалар Яңа ел маҗараларында катнаштылар, конкурсларның сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Һәм Кыш Бабайның үзеннән бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International