Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

19 декабрь 2018 ел., чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 26 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2069 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 221 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 94.

Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3356 кеше килгән, 3128 пассажир киткән.

19 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -11 - -16 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования