«Җиңү» авиакомпаниясе Мәскәү-Бөгелмә рейсын ачты

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

«Җиңү» лоукостеры Бөгелмә пассажирлары өчен Fly&Bus (бердәм «самолет + автобус» билеты) хезмәтен башлап җибәрде. Хәзер Бөгелмәдә һәм күрше районнарда яшәүчеләр, «Fly&Bus» бердәм билетын сатып алып, Мәскәүгә «Бигеш» аэропорты аша оча алачаклар.

Fly&Bus хезмәтләрен рәсмиләштерү билет сатып алу белән бергә башлана һәм пассажирны билгеләнгән пунктка илтүне гарантияли.

Fly&Bus хезмәтләре механикасы түбәндәгечә эшли: Мәскәүдән Бигешкә пассажирлар самолетта җибәрелә, аннары аэропорттан чыгу юлында аларны Бөгелмә автовокзалына илтүче махсус уңайлы автобус каршы ала. Бөгелмәдән Бигеш аэропортына автобус шулай ук автовокзалдан җибәрелә һәм пассажирларны Мәскәүгә очучы «Җиңү» лоукостеры рейсына илтеп җиткерә.

«Җиңү» авиакомпаниясенең төп бурычларының берсе - тәкъдим ителгән тарифлар, маршрут челтәренең динамик үсеше, шулай ук очышлар картасына интермодаль рейслар кертү хисабына россиялеләрнең мобильлеген арттыру. Әйтик, 2018 елның июлендә «Бигеш» аэропорты һәм «Җиңү» авиакомпаниясе Россиядә Бигеш аша Мәскәүдән Ижауга беренче интермодаль рейс башлап җибәрделәр. Беренчел нәтиҗәләр рейска ихтыяҗ булуын күрсәтте: 2018 елның июлендә яңа хезмәт эшли башлаган вакыттан бирле бердәм билеттан өч меңнән артык пассажир файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International