ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Иминлек советының транспорт куркынычсызлыгы буенча ведомствоара комиссиясе утырышы узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Иминлек советының транспорт куркынычсызлыгы буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе, транспорт тармагы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган утырышта Татарстан территориясендә урнашкан транспорт инфраструктурасы объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырышны Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча дәүләт авиация күзәтчелеге һәм транспорт иминлеген тәэмин итүгә күзәтчелек идарәсе башлыгы Иван Данильцев үткәрде.

Утырышта транспорт инфраструктурасы объектларында транспорт иминлеге һәм халык иминлеге турындагы федераль законнары үтәү буенча республиканың транспорт тармагы предприятиеләренең эшенә йомгак ясалды. Иван Данильцев транспорт объектларының иминлеген тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстанның нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Һәм республика җитәкчелегенә транспортның барлык төрләрендә халыкның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны оештыруга аерым игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International