Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 148 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 33 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1481 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 227 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 126, федераль юлларда - 101.

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3397 кеше килгән, 2786 пассажир киткән.

6 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура:  -3..-8 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International