Казанда тимер юл вокзалында балалар мәйданчыгы ачылды

2018 елның 16 ноябре, җомга

Казан-1 транспорт-күчеп утыру терминалының көтү залында уен мәйданчыгы барлыкка килде.

Яңа балалар уен зонасы вокзалның икенче катында урнашкан һәм таулар, лабиринтлар, интерактив уеннар белән җиһазландырылган. Мәйданчык барлык закон нормаларына һәм таләпләргә туры килә, экологик яктан чиста материаллардан эшләнгән. Идән махсус резин өслеге белән җиһазландырылган. Уен зонасы 10 яшькә кадәрге балалар өчен оештырылган. Уен комплексына керү бушлай.

Казан тимер юл вокзалы башлыгы Таһир Якубов билгеләп үткәнчә, төп бурыч - пассажирларның вокзалда булу шартларын тагын да уңайлырак итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International