Казан һәм Яр Чаллы Россиянең юллары иң яхшы булган ун шәһәре арасына керде

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Төмән, Яр Чаллы һәм Мәскәү юллары иң яхшы булган Россия шәһәрләре рейтингын җитәкләде. Бу хакта РИА Новости карамагында булган SuperJob тикшеренү сервисы нәтиҗәләре раслый.

Россиялеләргә "Сезнең шәһәрдә юллар торышын уртача ничек бәяли аласыз?" дигән сорауга "бик яхшы", "яхшы", "канәгатьләнерлек", "канәгатьләнерлек түгел" кебек җавап вариантларын сайлап алырга тәкъдим ителде.

Төмән югары урта балл белән (4,25) рейтингның абсолют лидеры булды.

"Икенче урында - Чаллы: туган шәһәрендә юллар сыйфатын халык 3,75 баллга бәяләгән. Шулай итеп, биш йөз меңле ике шәһәр Мәскәүне узып киткән. Башкалада юлларның торышы өчен уртача балл - 3,57. Санкт-Петербург 3,08 балл белән, хәтта, беренче унлыкка да кермәгән, рейтингның 13 нче баскычын гына биләгән ", - диелә тикшеренүдә.

Юллары яхшы булган ун шәһәр исемлегенә Кемерово (3,50), Новокузнецк (3,48), Краснодар (3,36), Воронеж (3,28), Казан (3,27), Тольятти (3,22) һәм Пенза (3,13) кергән.

Саратовның (2,54), Рязаньның (2,52) һәм Владивостокның (2,45) иң начар нәтиҗәләр.

Тикшеренү 25 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр үткәрелгән. Анда 37 шәһәрдән 18 яшьтән өлкәнрәк һәм машина йөртү хокуклары булган кешеләр катнашкан.

Фотода "Имин һәм сыйфатлы юллар" өстенлекле проект кысаларында төзекләндерелгән урамнар: Казанда Павлюхин һәм Чаллыда Һади Такташ урамнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International