Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 23 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 22 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3214 кеше килгән, 3399 пассажир киткән.

12 нче ноябрьдә республикада аз болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил тотрыксыз тизлеге секундына 3-8 метр. Температура: -3 - -8 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International