Казанда Воровский урамының бер өлеше ремонтланды

2018 елның 9 ноябре, җомга

«Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Короленко урамыннан Ибраһимов проспектына кадәр 774 метр озынлыктагы Воровский урамы ремонтланган. Ремонт барышында 8 512 кв. м мәйданда ЩМА-20 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, 84 метр барьер коймалар, 40 юл билгесе урнаштырылган, юл тамгасы төшерелгән һәм борт ташлары алмаштырылган.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Волгадорстрой» ҖЧҖ.

Урам Россия революционеры, публицист һәм дипломат Вацлав Воровский истәлегенә аталган.  Ул көнбатыштан көнчыгышка берничә чакрым дәвамында профессор Мөхәммәдьяров урамыннан Адоратский урамына кадәр сузыла. Урамның шәһәр транспорты элемтәсе юк, шуңа да карамастан, Декабристлар, Короленко, Адоратский, Ибраһимов һәм Әмирхан урамнарыннан бирегә барып җитәргә мөмкин. Янәшәдә «Төньяк вокзал» метросы урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International