Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 858 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4073 кеше килгән, 2909 пассажир киткән.

8 нче ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - +5 градус. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International