Бүген капиталь ремонттан соң Спас районында Сушка елгасы аша күпер буенча хәрәкәт ачылды

2018 елның 19 октябре, җомга

Бүген, капиталь ремонттан соң, Ворожи авылы янындагы Сушка елгасы аша күпер буенча хәрәкәт ачылды. Күпер Спас муниципаль районында Алексеевск - Югары Колок - Базяк - Тукай автомобиль юлының 18 чакрымында урнашкан.

Ремонтланган күпернең озынлыгы 59 м тәшкил итә, киңлеге - 11 м. Машиналар йөрү өлеше 2 полосадан тора, һәрберсе 3,5 метр. Ремонт барышында күпердә 124 метр барьерлы металл коймалар һәм күпер янында 324 метр барьерлы коймалар урнаштырылган. Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, проектчысы - «Спецдорпроект» ҖЧҖ һәм подрядчысы - «Мостовик» ҖЧҖ.

Төзелеш-монтаж эшләре 2018 елга юл эшләре программасы кысаларында Татарстан Республикасы хисабына башкарылган. Бәясе 59 миллион 595 мең сум тәшкил иткән.

«Мостовик» ҖЧҖ директоры Рөстәм Вәлиев сүзләренә караганда, күпер 1990 елда ук төзелгән. Туристлар агымы артуны исәпкә алып (күпер буйлап Татарстанның туристлык мәккәсенә - борынгы Болгар шәһәренә юл үтә) ул авария хәленә килгән. Р. Вәлиев ремонтның июнь аенда башлануы турында сөйләде. Ремонт вакытында заманча материаллар кулланылган: түбән катламы коелган асфальт-бетоныннан эшләнгән, өске өлеше - ЩМА-20 вак таш-мастик асфальт-бетоныннан. Бу күпернең гидроизоляциясен яхшыртачак, тузуны һәм колея барлыкка килүне киметәчәк.

Күпер ремонтлаган вакытта асфальт-бетон өслекле вакытлыча әйләнеч юл төзелгән. Хәзер ул сүтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Татарстан Республикасында төбәк юлларында 5 күпер төзелгән һәм 7 күпер ремонтланган. 3 күперне төзү һәм реконструкцияләү, 5 күперне ремонтлау эшләре дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International