Горький тимер юлы 9 айда Татарстан бюджетына 1 млрд сумнан артык салым күчергән

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Гыйнвар-сентябрь айларында Горький тимер юлы, РТЮның юл чикләрендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 10,9 млрд сум салым күчергән. Шулардан төбәк һәм җирле бюджетларга - 3 млрд 616 млн сум, фондлар буенча – 5 млрд 349 млн сум. Татарстан Республикасында 9 айда салым түләүләре 1 млрд. 206 млн. сум тәшкил иткән.

Горький тимер юлы иң эре салым түләүчеләрнең берсе булып тора һәм региональ һәм җирле бюджетларга салым түләүләрен тулы күләмдә түли. «РТЮ» ААҖ төзелгәннән соң 15 ел эчендә Горький тимер юлы полигоны урнашкан РФ субъектларының берләштерелгән бюджетына салым түләүләренең гомуми күләме 152,61 млрд. сум тәшкил иткән, шулардан 17,39 млрд.сум Татарстан Республикасы бюджетына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International