PayiQ һәм Vilakone фин компанияләре ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында үз продукциясен тәкъдим иттеләр

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Финляндия делегациясе  - Фин-Россия Сәүдә Палатасы, PayiQ һәм Vilakone компанияләре вәкилләре булып китте. Очрашуда министрлыкның профильле бүлекчәләре, шулай ук «Транспорт картасы» АҖ һәм «Социаль карта» АҖ җитәкчеләре катнашты.

Очрашу барышында фин компанияләренең технологияләре һәм продукциясе тәкъдир ителде һәм транспорт комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышынды. Аерым алганда, PayiQ транспортта йөрү өчен түләү системасын тәкъдим итте. Microsoft Azure технологиясен кулланып компания эшләнмәләре, транспорт кулланучыларына берничә төр транспорт һәм хезмәтләрне берләштерергә мөмкинлек бирә, өстәвенә, барысы да кесә телефоны аша бер сатып алу кысаларында башкарыла.

Vilakone төньяк Европада коммуналь-хуҗалык эшләре өчен 2,0-5,8 тонна авырлык категориясендәге машиналар җитештерүче иң эре компания. Компания белгечләре Wille коммуналь-хуҗалык машинасын тәкъдим иттеләр. Ул теләсә нинди һава шартларында эксплуатацияләнергә мөмкин, бик яхшы маневр ясау сәләтенә ия. Аеруча бу эшләрне тиз башкарырга кирәк булган җанлы урамнарда тыгыз шартларда бик мөһим. Машиналарда күп функцияле гидросистема һәм асылмалы җиһазлар кую өчен өч урын урнаштырылган:  алда, артта һәм двигатель өстендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International