Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Левитин М7 «Волга» автоюлының яңартылган участогы буйлап хәрәкәт ачтылар

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

 

Бүген М-7 «Волга» автомобиль юлының Казаннан алып Чаллыга кадәр өч участогы реконструкциядән соң тантаналы рәвештә ачылды. Тантанада  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия  Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Федераль юллар агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Андрей Костюк һәм башкалар катнашты.

Бу юл участогының гомуми озынлыгы 220 км. М-7 «Волга» трассасы II техник категориядәге нормативлар буенча салынган булган һәм бу еллар эчендә уздыручанлыгы һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мөмкинлеге тулысынча төгәлләнгән.   

Этаплап реконструкцияләү 2008 елдан бирле дәвам итә. Быел 32 км озынлыктагы өч участокны ачу белән реконструкция тәмамланачак. 

Игорь Левитин чыгышында билгеләп үткәнчә, Казаннан алып Чаллыга кадәр бу юл транзит юл булып тора, чөнки республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен әһәмиятле юл ул. 

РФ Президенты ярдәмчесе киләчәктә республикада юллар салу өлкәсендә берничә масштаблы проектны гамәлгә ашыру карала, дип белдерде.  «Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2024 елга кадәр транспорт инфраструктурасын үстерү программалары расланган. Проектларның берсе – Мәскәү-Казан тиз йөрешле юлын төзү. Бу Мәскәүдән Казанга кадәр һәм аннары Кытайга кадәр юл», - диде Игорь Левитин.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автоюлларны реконструкцияләү төзү планнары күптән әзерләнә. Масштабы һәм мөһимлеге дәрәҗәсе буенча әлеге проект Кама елгасы аша күпер салу белән чагыштырырга мөмкин, диде ул. «Бу юл илнең ике эре сәнәгать агломерациясен тоташтыра: Казан һәм Чаллыны, - диде Татарстан Президенты. – Элек без Европа һәм Америка юллары сыйфатына кызыга идек. Әмма бүген безнең юллар да бөтен стандартларга туры килә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан – Чаллы автоюлын салу бу участокта иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк. «Элек монда юл һәлакәтләре күп була иде, әмма бүген ситуация сизелерлек үзгәрде. Бу – безнең республиканың иң төп трассасы. Ышанабыз, илнең, шул исәптән республиканың транспорт инфраструктурасы иң яхшыларның берсе булачак», - диде ул.

«Безнең Кытайга таба берничә мөһим трассабыз бар әле, М5, М7, Түбән Кама һәм Чаллыны әйләнеп узу һәм аларга чыгу. Безнең барлык заявкалар эштә. Без Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, безнең федераль коллегаларга ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез. Планнарыбыз зур, алар реализацияләнәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары мәртәбәле кунаклар юлның бу реконструкцияләнгән участогы буйлап хәрәкәткә символик старт бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International