Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проект кысаларында Шуртыгин урамы төзекләндерелде

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Татарстанның әйдәп баручы подрядчы оешмаларының берсе - «Каздорстрой» ААҖ Казанда Шуртыгин урамында ремонт эшләрен тәмамлады. Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында урамның 700 м озынлыктагы участогы ремонтланган. 7882 кв. м мәйданда яңа катлам ЩМА-15 югары сыйфатлы асфальт-бетон җәелгән, тротуарлар ремонтланган, борт ташлары алмаштырылган, 336 м култыксалы койма һәм 4 юл билгесе урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International