Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында автомобиль йөртүчеләр тарафыннан Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуларның 2се - пассажир поездлары белән бәрелешү.
Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә 9 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше үлгән һәм 3 кеше зыян күргән (2017 елда 7 кеше үлгән).
Юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми кимүенә карамастан, Чуашия кичүләрендә һәлакәтләр саны арту теркәлгән – 3 (2017 елда – 2). Татарстанда 2 тапкырга кимү күзәтелә - 2017 елда 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Марий Элда ЮТҺ теркәлмәгән (2017 елда – 1).
Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе - автомобиль йөртүчеләр тарафыннан тимер юл кичүләре аша чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.