Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 197 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5223 кеше килгән, 4003 пассажир киткән.

16 нчы октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, кайбер районнарда томан, җил көнбатыштан тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: +9 - +14 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International