Алексеевск районында Кече Чирмешән елгасы аша күпер файдалануга кертелде

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Алексеевск районының Биләр-Изге чишмә автомобиль юлында Кече Чирмешән елгасы аша күпер ремонттан соң файдалануга кертелде.  Ремонт эшләре июнь аенда башланды. Күпернең озынлыгы 94,6 м, киңлеге 9 м тәшкил итә. Ике яктан берәр метр киңлектә тротуарлар төзелгән.

«Мостовик» ҖЧҖ генподрядчысының баш инженеры Владимир Пермяков сөйләгәнчә, объектта ремонт эшләре барышында заманча инновацион материаллар кулланылган. Аерым алганда, аскы катламда коеп ясалган асфальт-бетон кулланылган, бу исә корылманың эксплуатация вакытын озайтып, күпер катламының өстәмә гидроизоляциясен тәэмин итәчәк. Тротуарларда композит периль коймалары урнаштырылган. Композит материаллардан ясалган эшләнмәләр коррозиягә бирешми, карап тоту буенча эшләр башкарганда буяуны таләп итми, аларны эксплуатацияләү вакыты 50 елга җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International