Спас һәм Әлки районнарында яңа Кузнечиха-Югары Колчурино юлы файдалануга тапшырылды

2018 елның 12 октябре, җомга

12 км озынлыктагы юл Спас районындагы Кузнечиха һәм Әлки районындагы Катюшино, Югары Колчурино авылларын берләштерде.  Юл "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программа кысаларында төзелде.

Төзелешкә кадәр халыкка бер-берсенә 130 км урау юл буенча барырга туры килгән һәм юл вакыты 2 сәгать тәшкил иткән, ә хәзер моңа нибары 20 минут вакыт китә.

Юл өслеге вак таш-ком катнашмасыннан эшләнгән. Ул машиналар йөрү өлеше 6 м киңлек һәм ике хәрәкәт полосасы белән бишенче техник категориягә керә. Юлның яңа участогы дәвамында 11 суүткәргеч торба урнаштырылган.

Проект төзүче - "Спецдорпроект" ҖЧҖ, подрядчы - "Алексеевскдорстрой" ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International