«Казан» халыкара аэропорты «Россиянең бөек исемнәре» проектында катнаша

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Проект Россиянең халыкара аэропортларына бөек Россия ватандашларының исемнәрен бирүгә багышланган. Анда пассажирлар агымына карап Росавиация мәгълүматлары нигезендә бөтен ил буенча билгеләнгән 45 аэропорт катнаша, шул исәптән «Казан» халыкара аэропорты да.

Гомумроссия тавыш бирү юлы белән республикабызга тарихи яктан бәйле күренекле эшлекленең исеме билгеләнәчәк, ул Казан аэропортына биреләчәк.

«Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Алексей Старостин ассызыклаганча, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы инициативасы - илебез тарихы һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен яхшы мөмкинлек. Бу, һичшиксез, Татарстан Республикасын халыкара аренада танылган итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International