«Бигеш» аэропортына күренекле ватандашыбыз исеме биреләчәк

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Россиянең бөек исемнәре» (ВеликиеИмена.рф) проекты старт алды. Әлеге проект кысаларында Россиянең башка 45 аэропорты арасында «Бигеш» халыкара аэропортына да күренекле ватандаш исеме биреләчәк.

«Россиянең бөек исемнәре» проекты гомуммилли конкурс форматында оештырылган, анда 45 аэропортка биреләчәк күренекле ватандашларның исемнәре сайлап алыначак. Проектны тормышка ашыру идеясе белән Рус география җәмгыяте, Россия тарихи җәмгыяте, Рус сүзлек җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте чыккан, ә проектны тормышка ашыруны РФ Иҗтимагый палатасы координацияләячәк.

Бигеш аэропорты аэропортны Россиянең бөек кешеләре исемнәре биреләчәкләр исемлегенә кертү инициативасын уңай кабул итте. Россиядә һава гаваньнарын күренекле кешеләрнең исемнәре белән атау традициясе формалашып кына килә һәм Бигештә бу проект ярдәмендә авиация һәм аэропортларга кызыксыну артачак дип өметләнәләр. Бигеш аэропорты генераль директоры Сергей Романцов сүзләренә караганда, «Россиянең бөек исемнәре» проекты гомуммилли конкурс форматында оештырылган һәм без Татарстан Республикасы халкы безнең аэропорт өчен исем сайлауда инициатива күрсәтер һәм актив катнашыр дип өметләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International