Сентябрьдә Горький тимер юлының Казан төбәгендә 463 мең тонна йөк ташылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,6% ка күбрәк. Шул исәптән 223 мең тонна цемент (үсеш 18,8%), 88 мең тонна нефть һәм нефть продуктлары (+16,5%), 46 мең тонна кара металл ватыклары (+13,5%) һәм башкалар.