Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

9 октябрь 2018 ел., сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 165 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5157 кеше килгән, 4518 пассажир киткән.

9 нчы октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура: +5 - +10 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования