Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 155 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 110 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4034 кеше килгән, 4182 пассажир киткән.

8 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, кайбер районнарда 23 метрга кадәр. Температура: +10 - +15 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International