Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 25 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 253 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3888 кеше килгән, 4355 пассажир киткән.

3 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +11 - +16 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International