Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 116 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 107 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 104 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 35 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5407 кеше килгән, 5203 пассажир киткән.
20 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +12 - +17 градус.