Казанның «Көнчыгыш» автовокзалы Казан-Мәскәү автобус рейсы ача.
Рейслар атнага ике тапкыр – шимбә 18.15 сәгатьтә һәм якшәмбе 06.45 сәгатьтә башкарылачак. Билет бәясе 600 сум тәшкил итә, юлда булу вакыты – 10 сәгать.
Билетларны «Көнчыгыш» автовокзалы сайтында www.vokzal-kazan.ru яки Көнчыгыш автовокзалы мобиль кушымтасы буенча сатып алырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмә хезмәтендә 233-41-17 һәм 259-30-37 телефоннары буенча белергә була.