Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 179 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер һәм 28 халыкара рейслар. 5513 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 5232 кеше килгән.

15 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә белән көнчыгышта урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, көндез көньяк-көнбатышка күчү белән талгын җил. Температура: +22 - +27 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International