Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 19 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 155 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 118 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер һәм 38 халыкара рейслар. 5430 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 5612 кеше килгән.

14 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +20 - +25 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International