Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 125 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 106 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер һәм 29 халыкара рейслар. 5480 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 5371 кеше килгән.

13 нче августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, урыны белән көчле секундына 13 метр белән исә, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +24 - +29 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International